news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азат ителгән территорияләрдә яшәүче тыныч халык өчен Алабугада гуманитар ярдәм җыялар

Азат ителгән территорияләрдә яшәүче тыныч халык өчен Алабугада гуманитар ярдәм җыялар

Алабугада яшәүчеләр азат ителгән территорияләрдәге тыныч халык өчен гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә. Гуманитар йөк бер кварталга өч тапкыр озатыла. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Хәрбиләргә һәрдаим ярдәм итеп тору белән беррәттән, без азат ителгән территорияләрдә яшәүче тыныч халык турында да онытмаска тырышабыз, ‒ диде «Без бергә» волонтерлык эшчәнлеге буенча штаб җитәкчесе Роман Епанешников.

Гуманитар йөкне озату 15 декабрьгә планлаштырылган. Хәйрия эше «Барс» яшьләр үзәгендә (Нефтьчеләр проспекты, 29а) оештырылган, биредә урнашкан кабул итү пунктына битараф булмаган алабугалылар исемлектә булган иң кирәкле әйберләрне — озак саклана торган азык-төлектән алып, шәхси гигиена чаралары, көнкүреш әйберләре (сөлге, савыт-саба) һәм җиһазларга кадәр алып килә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot