Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азат Җиһаншин Уфа «Нур» татар театрының баш режиссеры булды
Азат Җиһаншин - Башкортстанның Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Танылган театр һәм кино актеры, режиссер, «Акйондоз» популяр төркеме экс-солисты, Башкортстанның атказанган артисты Азат Җиһаншин Уфаның «Нур» татар театрының баш режиссеры булды. 1 сентябрьдә аны коллективның гомуми җыелышында тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Җиһаншин Азат Надир улы 1971 елның 11 маенда Баймак шәһәрендә туа. Уфа дәүләт сәнгать институтын һәм Е.Вахтангов исемендәге Дәүләт театры каршындагы Б. Щукин исемендәге театр институтын тәмамлаган.
1995 елдан ул БР Милли яшьләр театры актеры. 1998 елдан - Башкорт драма театры артисты.
2008 елдан Стәрлетамак дәүләт Башкорт драма театрында режиссер-куючы булып эшли. 2009 елдан баш режиссер, 2012 елдан театрның сәнгать җитәкчесе була.
2014 елдан башлап, М. Кәрим исемендәге милли яшьләр театры директоры булып эшли.
Азат Җиһаншин - Башкортстанның Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз