news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Азат хатын”ның Саҗидә Сөләймановага ярдәмгә күтәрелүе - тәүге флешмоб ул – Асия Маликова

Саҗидә Сөләйманова турында истәлекләр тупланган “Шигъриятьнең күкчәчәге” исемле җыентык тәкъдим ителде.

“Азат хатын”ның Саҗидә Сөләймановага ярдәмгә күтәрелүе - тәүге флешмоб ул – Асия Маликова
Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Саҗидә Сөләйманова турында истәлекләр тупланган “Шигъриятнең күкчәчәге” исемле җыентыкны тәкъдим итү кичәсендә шигърият белән бергә шагыйрәне якты дөньядан бик иртә алып киткән чир турында да сүз күп булды.

Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова биш ел каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда 54 яшендә вафат була.

“Хәзер андый чир белән авырып китүчеләр күп, андыйларга акча җыялар, ярдәм итергә дип торалар. Ул вакытта, Саҗидә Сөләйманова авырган чакта, ул кадәр күп тә булмагандыр, - диде шагыйрәне искә алу кичәсендә китап авторы, Саҗидә Сөләйманованың килене Асия Маликова. - Ләкин “Азат хатын” журналы беренче флешмоб ясады – халыкны җәлеп итеп ярдәм оештырырга, редколлегияне бергә туплап, аны бер минут та үзен генә калдырмаска тырышты. Менә шундый миһербанлык үрнәкләре күрсәттеләр”.

Шул елларда Саҗидә Сөләйманова янында булган, аны операциядән соң саклаган журналист Фәния Хуҗиәхмәтова: “Саҗидә апа соңгы биш елда, чыннан да, каты авырды. Аның Казанда дуслары күп иде. Ләкин аның авыру килеш операциядән соң берсенә дә күренәсе килмәде. Аның янында алты көн төннәрен - Кояш апа Тимбикова, көннәрен мин булдым. Без бик күп сүзләр сөйләштек. Саҗидә апага операцияне "ачтылар" да "яптылар" дип әйтергә була. Саҗидә апа “Тереләм” дип сөенә. Ә табиплар: “Күп булса, өч ай тора”, - диләр. Саҗидә апа бер ел яшәде. Соң булса да, уң булсын - китапның чыгуы яхшы булды”, - диде. Фәния Хуҗиәхмәтова: “Асияне күргәнем юк иде – “килен каенана туфрагыннан ярала”, диләр, чыннан да, Асия Саҗидә апага охшаган”, - дип, Асия Маликовага шушы җыентыкны чыгарудагы тырышлыгы өчен рәхмәтен җиткерде.

“Иҗат үлемне үтерә” дигән Ромен Роллан. Аның иҗатының сере – тырышлыгында. Барыгызга да сәламәтлек телим. Саҗидә Сөләймановага сәламәтлек кенә җитмәгән иде”, - дип үз чыгышын төгәлләде Асия Маликова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100