news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азат Гыймадиевның инструменталь көйләр һәм татарча җырлардан торган җиденче альбомы чыга

Азат Гыймадиевның инструменталь көйләр һәм татарча җырлардан торган җиденче альбомы чыга
Фото: "Татар-информ", Владимир Васильев, архив

Музыкант Азат Гыймадиев үзе язган татарча җырлардан һәм инструменталь көйләрдән торган җиденче альбомын чыгара. «Кер төшләрем» дип аталган альбомда барлыгы 11 җыр булачак. Унысының көен дә, сүзләрен дә Азат үзе иҗат иткән.

«Барлыгы 4 неоклассик стильдә һәм үзем язган татарча җырлардан торган акустик поп стилендә 2 альбомым бар. Бу – җиденче альбом. Анда ике стильдә дә җырлар бар. Фәнәвис Дәүләтбаевның «Онытып буламы?» җырыннан кала барлык җырларның көйләр һәм сүзләр авторы – мин. Аранжировкаларны, тавыш һәм инструмент яздыру, мастерингны шулай ук тулысынча үзем эшләдем. Акустик поп һәм неоклассика жанры татар эстрадасында сирәк очрый дип саныйм», – дип сөйләде Азат Гыймадиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Җырлар Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина, Илүсә Хуҗина, җырчылар Лилия Хәйруллина, Зәринә Вильданова, композитор Миләүшә Хәйруллина белән берлектә яздырылган.

«Миңа калса, әлеге җырчаларга альбомның жанры – акустик жанр бик туры килә. Һәрбер җыр нәкъ менә шушы артист өчен барлыкка килгән дип әйтеп була. Барлык әлеге артистлар белән мин бик яхшы мөнәсәбәттә. Алар белән моңа кадәр дә бергә эш иткән, чыгышлар ясаган, үземнең концертларыма чакырган булды», – дип сөйләде Азат Гыймадиев.

«Кер төшләремә» альбомы 8 февральдә дөнья күрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100