news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азат Галәмшин: Төбәкләрдә сабантуй үткәрү турында методологик кулланма кирәк

«Сабантуйны кайда оештырсаң да, оештыру эшләрендә барыбер бер үк проблемалар кала бирә, алар бәйрәмне үткәрү урыны белән генә үзгәрми», - диде халыкара этник һәм милли проектлар продюсеры.

Азат Галәмшин: Төбәкләрдә сабантуй үткәрү турында методологик кулланма кирәк
Салават Камалетдинов

Халыкара этник һәм милли проектлар продюсеры, iPro.Show компаниясе җитәкчесе Азат Галәмшин фикеренчә, төрле төбәкләрдәге сабантуй оештыручылары өчен сабантуй үткәрүнең нечкәлекләре турында язылган методологик кулланма кирәк.

«Сабантуйларның форматы оештыру эше ягыннан төрле нечкәлекләре бар, ләкин бу хакта аңлатып язган методологик документ юк. Ә ул кирәк. Безгә андый бурыч куйсалар, эшләп булыр иде, әмма бу турыда әйтүче юк. «Сабантуй үткәрү нигезләре» дигән кулланма барлыгын беләм, анда төп мәгълүмат кына тупланган: сабантуй уеннары, татар халык ашлары һ.б. Сабантуйны төрле дәрәҗәдә уздырып була бит», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Азат Галәмшин әйтүенчә, Сабантуйны кайда оештырсаң да, оештыру эшләрендә барыбер бер үк проблемалар кала, алар бәйрәмне үткәрү урыны белән генә үзгәрми.

Спикер «Сабантуй бәйрәмен оештыру методикасы һәм технологиясе» семинарына да үзгәрешләр кертү яклы. «Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессы дөнья буйлап үткәрелгән барлык сабантуйларның кураторы булып тора, ләкин оештыру курсларында лектор буларак конгресс вәкилләре катнашмый», - диде ул.

«Узган ел семинарда катнашкан оештыручы быел да килеп, сабантуй уздырудагы проблемалар яисә уңышлар турында сөйләсә яхшы булыр иде. Нигездә, барысы да тыңлап кына утыра. Фикер алышу, оештыру эшләрендәге проблемаларны уртага салып хәл итеп, тәҗрибә уртаклашсалар, нәтиҗәлерәк булыр иде», - ди продюсер.

Азат Галәмшин сабантуй оештыручылары өчен каралган семинарга күбрәк вакыт бирелергә тиеш дип саный. «Күбрәк игътибар бирелсен иде. Оештыручылар моны финанслау, бюджетның чикле булуы белән аңлата. Семинарга барлык төбәкләрнең көчле активистларын чакырсыннар иде. Быелгы семинарда 30 кеше түгел, ә, әйтик, 150 кеше утырырга тиеш иде», - дип тәкъдим итте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100