Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азат Ахунов: Совет әдәбиятында Тукай турындагы стереотипларның яртысы дөрес түгел
«Татар әдәбиятын өр-яңадан өйрәнергә, яңа концепцияләрдән чыгып карау зарур», - диде галим.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарихчы Азат Ахунов фикеренчә, Совет әдәбият белемендә Тукайга багышланган китапларда шагыйрь Габдулла Тукай турындагы стереотипларның яртысы дөреслеккә туры килми, шунлыктан, Тукай иҗатын яңадан өйрәнергә кирәк.
«Татар әдәбияты Совет әдәбияты күзлегеннән тәнкыйди реализм һәм вульгар социолизм күзлегеннән эшләнгән, өйрәнелгән әдәбият ул. Хәзергәчә ул бернинди үзгәрешсез дәвам итә. Соңгы вакытларда яңа карашлар күренә башлады. Татар әдәбиятын өр-яңадан өйрәнергә, яңа концепцияләрдән чыгып карау зарур. Тукай иҗатын, шәхесен да яңадан өйрәнергә кирәк», - диде ул «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә.
Галим татар әдәбиятын өйрәнү алымын үзгәртү яклы. «Аңлашыла, Совет алымнары кайчакта билгеле бер вакыйгалар тәэсирендә сюжет һәм вакыйгаларны үзгәртеп тәкъдим итә. 1917 елгы революциядән соң, Тукайны буржуаз шагыйрь дип, аның шәхесен, иҗатын кире кагалар. Ул 1920 елларда, гражданнар сугышыннан соң, большевик-революционерларның заманча карашлары концепциясенә туры килми», - ди ул.
Азат Ахунов әйтүенчә, Тукайның иҗатын, шәхесен өйрәнү өчен иҗатын яңадан формалаштырырга кирәк була. «Хәзер тарихта язылган хезмәтләрне 360 градуска борып ата алмыйбыз. Үз вакытында Ибраһим Нуруллин Тукайны өйрәнүгә бик күп көч куя һәм аны «тере кеше» итеп сурәтләргә тырыша, шуның өчен дә аны Совет чорында тәнкыйтьлиләр», - дип искә алды ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз