news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азат Ахунов: Россиялеләрнең рухи көчен басырга, киметергә телиләр

22 март көнне Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында атыш булды. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Көнчыгыш илләре буенча белгеч Азат Ахунов әлеге терактка карата үз фикерен белдерде.

Азат Ахунов: Россиялеләрнең рухи көчен басырга, киметергә телиләр
Фото: © Азат Ахуновның шәхси архивыннан

Террорлык актының максатлары турында сөйләгәндә гомуми, рәсми дәүләткә басым, дип кабул итәргә кирәк. Басым ясауның төрле юллары була. Сер түгел, Көнбатыш илләре белән дә бәйлиләр. Төрле сәяси партияләр, экстремистик юнәлешләр, ислам белән бәйле булмасалар да, ислам лозунгы астында чыгыш ясый торган төрле төркемнәр күп.

Турыдан-туры Көнбатыш үзәкләрдән идарә ителә торган хәрәкәтләр һәм башка төрле юнәлешләр бар. Хәзер гибрид сугыш ысуллары кулланалар. Россия Федерациясенә каршы гибрид сугышның ниндидер бер ысулы итеп кабул итәр идем. Төгәл генә итеп сөйләргә авыр, чөнки әле беренче мәгълүматлар ала башладык, ләкин һичшиксез монда сүз басым турында бара. Украина территориясендәге уңышларны, алга таба баруларны туктатырга, көчен киметергә, кешеләрнең рухын төшерергә тырышалар. Мораль яктан да тәэсир итү бара. Дәүләткә генә түгел, гомумән, Россия халкының рухи көчен басу, киметү бурыч-максатлары бар, дип уйларга була.

Башка дәүләт мисалында карасак, Америка, Израильне алсак, төрле чаралар кулланылды. Моның белән махсус органнар шөгыльләнә. Хәзерге җәмгыятьтә, дәүләтләрдә чикләр ачык. Моны булдырмас өчен Кореядагы яки Төркмәнстан кебек ябык дәүләтләрдә, чикләрне ябып, беркемне дә кертмичә, чыгармыйча яшәргә кирәк. Хәзерге вакытта, бүгенге дөньяда бу мөмкин түгел. Безнең дәүләт чикләре ачык, БДБ илләре белән виза юк. РФ – башка илләр белән эшли, хезмәттәшлек итә торган демократик дәүләт, – диде ул.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән әлеге террорлык акты турында «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100