news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азат Ахунов: Болгар чоры ядкярләренең бер өлеше татар әдәби телендә язылган

«Бу безгә шул чорның реалийларын аңларга ярдәм итә. Таш язмаларда татар сүзе, этнонимы телгә алына, бу беренчел чыганак булып тора», - диде тарихчы.

Азат Ахунов: Болгар чоры ядкярләренең бер өлеше татар әдәби телендә язылган

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов XIII – XIV йөз Болгар чоры ядкярләренең бер өлеше хәзерге татар әдәби телендә язылганын әйтте.

«Таш язмаларда язылган исемнәрдә «татар» дигән сүз бар. Ул кешенең я атамасы булган, я исеменең бер өлеше шулай йөртелгән. Бу безгә шул чорның реалийларын аңларга ярдәм итә. Татар сүзе, этнонимы телгә алына, бу беренчел чыганак булып тора. Ул чорлардагы ядкярләрнең күпчелек өлеше татар телендә язылган», - диде ул Татарстан Фәннәр академиясендә.

«Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре» китабына Идел буе Болгар тарихының биш әдәби ядкяре кертелгән. «Текстларны яңадан тикшереп чыктык, хаталарны төзәттек. Фәнни әйләнешкә беренче тапкыр бер чыганакта да телгә алынмаган XII гасырда иҗат иткән Әбү Гали Мөхәммәд ибн Габдулла әс-Саксини дигән шәхеснең әсәре кертелде», - диде ул.

«Зөһрәт әр-рийят вә нөзхәт әл-кулуб ли-л-мирад» (бакчаларның матур гөле яки сырхау-күңелләрнең юанычы) әсәре бүгенгәчә өйрәнелмәгән булган. «Кулъязма Төркиянең бер архивында табылган иде. Соңгы еллар дәвамында Болгар Ислам академиясе белән берлектә без бу хезмәтне басмага әзерләдек. Ул 500 битлек хезмәт иде», - диде тарихчы.

Аның әйтүенчә, галимнәр хезмәтне рус һәм татар телләренә тәрҗемә иткән, Болгар Ислам академиясе белән быел берничә томда бастырып чыгарырга ниятлиләр. «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре»ндә исә шушы хезмәтнең бер өлеше китерелә. Әбү Гали Мөхәммәд ибн Габдулла әс-Саксини дигән шагыйрьнең Рамазан ае килү уңаеннан язылган шигъри юллары да фәнгә беренче тапкыр тәкъдим ителә», - диде ул.

  • Азат Ахунов татар эпиграфик традициясе дип аталган серияне башлап җибәрүләрен әйтте. Галимнәр алга таба Казан ханлыгы чорындагы ядкярләрне туплап, китап чыгарырга уйлый. Китапларны электрон форматта һәркем укып карый алачак, алар институт сайтына урнаштырылачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100