Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азат Ахунов: Түбән Новгородта татарларны бүлә алмадылар, хәзер Башкортстан кабатлый
Башкортстанда татарларга: «Сез мишәрләр», дип аңлатырга тырышалар, ләкин алар үзләрен татар дип саный.
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Азат Ахунов Түбән Новгородта татар халкын татарга һәм мишәргә бүлә алмауларын һәм хәзер Башкортстанда шул ук хәлнең кабатлануын әйтте.
«2000 елларда Түбән Новгородта „Без татарлар түгел, ә мишәрләр“ дигән тенденция таралган иде. Бәйрәмнәрне, газеталарны мишәрнеке дип атадылар. Кем тарафыннан эшләнгәндер ул? Белмим. Ләкин халык аны кабул итмәде. Хәзер алар „Без татарлар“ дип сөйлиләр. Башкортстанда да хәзер шул ук әйбер башланды», — диде Азат Ахунов «Татар-информ»ның матбугат конференциясендә.
Азат Ахуновның сүзләренчә, Башкортстанда татарларга «Сез мишәрләр» дип аңлатырга тырышалар, ләкин алар үзләрен татарлар дип саный икән. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының галимнәре дә аларны татар дип таный. Күптән түгел матбугатта да Башкортстан хөкүмәте үзләренең Балтач районында Мишәр тарихи-мәдәни үзәге булдыру турында карар кабул иткәне турында хәбәр таралды.
«Мишәр диалектында сөйләшкән татарлар үзләрен мишәр дип атамый», — диде Азат Ахунов. Мисал өчен, ул Башкортстандагы Стәрлебаш авылын татар мәдәниятенең үзәге буларак китерде. «Анда мәчет, мәдрәсәләр булган. Тел ягыннан карасак та без анда мишәр диалекты сизмибез. Аларның сөйләше Казан татарларыныкына якын», — диде Азат Ахунов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз