news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азат Ахунов: Назарбаев Казахстанны яхшы хәлдә калдырды, хәзер үстерергә генә кирәк

"Назарбаев милләтне, дәүләтне саклап калган кеше", - ди Г.Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре.

Азат Ахунов: Назарбаев Казахстанны яхшы хәлдә калдырды, хәзер үстерергә генә кирәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Азат Ахунов Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев Казахстанны яхшы хәлдә калдырды дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.
 
Азат Ахунов Назарбаевның Казахстанның икътисади үсешен кайгыртканын әйтте. "Әлбәттә, ул, совет кешесе буларак, Мәскәү ничек эшләсә, шулай эшләде, ләкин соңгы икътисади мәгълүматларны карасаң, анда үсеш күрәбез. Күршедәге Кытай белән чагыштырып булмый, ләкин үсеш бар", - диде.
 
"Ул китмәде, бераз читкә китеп, Минтимер Шәрипович кебек мөһим вазифаларда калыр. Әлегә ниндидер кискен үзгәрешләр көтмим. Ләкин яңа буын килгәч, үсәргә, үзаңны, икътисадны үстерергә нигез бар. Димәк, ул хәзер Казахстанны яхшы хәлдә калдырды, үстерергә, алга таба барырга гына кирәк", – диде Ахунов.

"Назарбаев Мәскәүгә караса да, мөстәкыйль сәясәтен алып барырга тырышты. Милләтне үстерү буенча төрле программалар кертте. Мәсәлән, ун ел дәвамында мирасны кайтару программасы эшләде. Аның буенча шактый эш башкардылар. Совет республикаларыннан кулъязма китаплар кайтардылар, тәрҗемә иттеләр. Бу милли үзаңны үстерүдә зур адым булды", - дип әйтте Азат Ахунов.

Ул Нурсолтан Назарбаевның Казахстан башкаласын яңа җиргә күчереп, яңа бер шәһәр Астананы төзегәнен искәртте. "Казахларның мәккәсен булдырды, шуңа күрә роле кечкенә дип әйтеп булмый. Назарбаев милләтне, дәүләтне саклап калган кеше. Бу эше белән гел уңай тәэсир калдырды", - диде.
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100