Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азат Абзалов: Быел Казан Сабан туе беренче мәртәбә ике көн дәвам итәчәк
Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов быел Казан Сабан туе беренче мәртәбә ике көн дәвам итәчәген әйтте.
«18 июньдә Казан ипподромында ат чабышлары узачак. Бәйрәм 16:30 сәгатьтә башлана. Төрле призларга 14 чабыш була. Концерт номерлары, бүләкләр уйнату көтелә. Чара музыкаль-пиротехник шоу белән тәмамланачак. 19 июньдә, якшәмбе көнне, Сабантуй өч традицион мәйданда: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләре каенлыкларында, Аккош күле янындагы урман паркында узачак», - диде Азат Абзалов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Һәр мәйданда Татарстан районнарының ишегаллары тәкъдим ителәчәк. Тынычлык бистәсендә Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Кукмара, Зәй, Лаеш, Менделеевск, Нурлат һәм Балык Бистәсе районнары ишегаллары эшләячәк. Дәрвишләр бистәсендә Балтач һәм Саба районнары тәкъдим ителәчәк, ә Аккош күле янындагы мәйданда - Апас, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Чистай һәм Кама Тамагы районнары.
«Беренче чиратта, традицион мәдәният авылларда саклана. Казан Сабан туенда Татарстан халыкларының бөтен төрлелеге чагылачак. Ишегалларын оештырган районнарга, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт белдерәбез», - диде Азат Абзалов.
Сабантуй мәйданнарында районнарның ишегаллары иртәнге тугызда ачылачак, ә театральләштерелгән төп чаралар 11:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм татарча көрәштә абсолют батыр билгеләнгәнче дәвам итәчәк. Азат Абзалов һәр мәйданга җәмәгать транспорты җибәреләчәген әйтте һәм шәһәр халкын җәмәгать транспортыннан файдаланырга өндәде. Автобусларның маршруты Казан мэриясе порталында урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз