news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азәрбайҗанның татар оешмалары Корбан гаетен бәйрәм итте

Азәрбайҗанның татар оешмалары Корбан гаетен бәйрәм итте
https://az.tatarstan.ru/

9 һәм 11 июльдә Азәрбайҗанның татар иҗтимагый оешмалары изге Корбан бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары уздырды. Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Чаралар барышында Азәрбайҗан дин әһелләре Руслан Абдикеев һәм Рашид Джабаров Корбан гаете уңаеннан Коръән сүрәләре укыды. Татарларны бәйрәм белән котлады, аларга яхшы теләкләр теләде. Чаралар бәйрәм табынында чәй эчү һәм татарларның традицион камыр ризыклары белән дәвам итте.

Чарада Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы Даими вәкиле Мурад Гадыльшин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Бәйрәм уңаеннан Азәрбайҗанның татар диаспорасындагы мохтаҗларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә корбан ите таратылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot