Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азәрбайҗаннан Этимад Башкечид: Тукай китапларына ихтыяҗ һәрвакыт бар
Азәрбайҗан белән Татарстанны төрки тамырлар гына түгел, әдәбият та бәйли. Күп кенә татар авторларының әсәрләрен азәрбайҗан теленә тәрҗемә итәләр, ә иң популяр язучыларның берсе — шагыйрь, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче Габдулла Тукай.
БРИКС Әдәби форумында илнең Министрлар Кабинеты каршындагы Азәрбәйҗан тәрҗемә үзәге хезмәткәре, язучы, журналист һәм тәрҗемәче Этимад Башкечид аның иҗатына ихтыяҗның зурдан булуы һәм яңа лаеклы татар әсәрләрен тәрҗемә итү өчен эзләве турында сөйләде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Габдулла Тукайны төрле караштан өйрәнеп була: әдәбиятчы, фикер иясе яки татар халкы һәм милләте турында уйлаучы кеше буларак.
«Габдулла Тукай – татарлар өчен кем ул һәм Татарстан өчен аның әһәмияте нинди? Шагыйрь гомумтөрки һәм бөтендөнья мәгънәсендә нәрсәне күрсәтә? Аның кыска гомеренә зур күләмдә эш кую күз алдына да китерә алмаслык. Ул бик зур эш башкарды дип саныйм», – дип уртаклашты Этимад Башкечид.
Азәрбайҗанда китап базары күптән формалашкан, шуңа күрә китап укучыларда кызыксыну булмаса, аны тәрҗемә итмиләр. Әмма бу очрак Габдулла Тукай иҗатына кагылмый. «Аның китапларына ихтыяҗ һәрвакыт бар. Аның иҗаты белән филология факультеты студентлары, тарих яки төрки телне өйрәнүчеләр кызыксына. Шуңа күрә Азәрбайҗанда Габдулла Тукайга ихтыяҗ, Төркиядәге кебек үк, даими, мин төгәл беләм. Аның китапларын һәрвакыт сатып алалар, хезмәтләрен укырга мәҗбүр итүнең кирәге юк», — дип уртаклашты язучы.
Татар авторлары арасында Этимад Башкечид шулай ук Муса Җәлилне дә аерып күрсәтте, әмма аның иҗаты күбрәк сугыш вакыйгаларына багышланган. Бүгенге көндә төрки халыкларның әдәби классиклары мирасын өйрәнүне системалаштыру мөһим, дип саный форумда катнашучы.
Шулай ук язучыга азәрбайҗан теленә тәрҗемә итү өчен яңа төрки авторлар табу мөһим. «Форумның Татарстанда узачагын белгәч тә, мин шунда ук ризалаштым. Безнең өчен бөтен төрки җирләр кыйммәтле, чөнки бездә классик әдәбият бертөрле. Азәрбайҗанда барлык телләрдән иң яхшы әдәбиятчыларны тәрҗемә итү белән шөгыльләнүче үзәк бар. Шулай ук без әдәбиятыбызны башка илләрдә дә алга этәрәбез», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз