news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗаннан Әмин Рамазанов: БРИКС килә дә китә, ә барлык уңайлыклар халыкка кала

Азәрбайҗаннан Әмин Рамазанов: БРИКС килә дә китә, ә барлык уңайлыклар халыкка кала
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали, архив

Азәрбайҗан Республикасында «Татарстан» иҗтимагый берлеге рәисенең урынбасары Әмин Рамазанов БРИКС саммитының Казанда узуы зур дәрәҗә булуын һәм әзерлек вакытында тудырылган уңайлыкларның шәһәр халкы өчен калуына шатланырга кирәклеген билгеләде. Бу хакта ул «Казан Экспо»да БРИКС 2024 саммитының матбугат үзәгендә әйтте.

«Бүген бик мөһим көн, 30дан артык ил башлыгы Казанга җыела. Алар Татарстанда нәрсәләр җитештерелүен, нинди кешеләр эшләгәнен һәм шәһәрнең инфраструктурасын күрәләр. БРИКС килә дә китә, әмма автобуслар, парклар, яңа уңайлыклар – барысы да Казанда яшәгән кешеләр өчен кала. Казан мэры Илсур Метшин бу хакта әйткән иде. Ләкин бөтен кеше дә моны аңлап бетермәскә мөмкин», – ди ул.

«Иртәгә Африкада, Америкада, Европа илләрендә Казанның нинди шәһәр булуы турында сөйләячәкләр. Алар, мәсәлән, Казахстан димиячәкләр, ә татарлар, безнең милли ризыклар һәм Татарстан башкаласының матурлыгы турында хәбәр итәчәкләр. Бу – зур дәрәҗә! Бирегә төрле төбәкләрдән, шәһәрләрдән һәм илләрдән кешеләр килде. Безнең мәдәниятне, татар халкын алар хөрмәтләп, язалар, фотога төшерәләр», – дип дәвам итте Әмин Рамазанов.

Ул Азәрбайҗанда яшәүче татарлар, аларның туган якларын ни дәрәҗәдә сагынулары турында да сөйләде.

«Бакуда күптәннән күченеп килгән татарлар яши, алар авыр вакытларда Азәрбайҗанга килә. Мәсәлән, минем мәрхүм әбием Мамадыш районнан күченеп килгән. Азәрбайҗанда татарлар күп, әмма алар еракта яшәсә дә үз тарихларын, татар телен онытмыйлар. Алар Татарстанны бик яраталар һәм аны бик нык сагыналар. Безнең Бакуда татарлар өчен шактый гына оешмалар һәм даими вәкиллек бар», – дип, аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100