news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗандагы Халыкара келәм фестивалендә татар келәмнәрен тәкъдим иттеләр

Азәрбайҗандагы Халыкара келәм фестивалендә татар келәмнәрен тәкъдим иттеләр
Фото: tatcultresurs.ru

Майның беренче көннәрендә Азәрбайҗан Республикасы башкаласы - Баку шәһәрендә Халыкара келәм фестивале узды, анда бөтен дөньядан келәм туку осталары һәм рәссамнар җыелды. Бу хакта Татар мәдәни ресурс үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальнең төп максаты – Азәрбайҗанда киң танылган келәм туку сәнгатен дөнья күләмендә популярлаштыру, аның бай мирасын һәм үсеш перспективаларын күрсәтү, шулай ук бөтен дөньядан килгән осталар белән тәҗрибә һәм күнекмәләр алмашу.

Чарада Татарстан Республикасы осталары да катнашты. Татарстан «Өч татар келәме» креатив лабораториясе» проектын тәкъдим итте.

Искәртеп үтәбез, узган елның сентябрендә Президентның Мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланган проектны гамәлгә ашыру кысаларында «Азерхалча» ААҖ эксперты Татарстан осталары өчен йоннан келәм туку буенча курслар уздырган иде. 3 майда фестивальгә җавап визиты белән чакырылган республикабыз делегациясе аның нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

«Ичеришехер» Дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгының фестиваль мәйданчыгында татар бизәкләре төшерелгән өч төрдәге келәм Татарстан Республикасы стендын бизәп торды.

Халыкара келәм фестивале быел Ичеришехернең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүенә - 25 ел, Азәрбайҗан традицион келәм туку сәнгатенең ЮНЕСКОның Матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелүенә 15 ел тулу белән туры килде.

«Азерхалча» ААҖ идарәсе рәисе, Азәрбайҗанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эмин Мамедов фестивальнең Азәрбайҗанда ел саен 5 майда билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмгә – «Келәм тукучылар көненә» багышлануын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100