news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азәрбайҗанда Габдулла Тукай иҗатына багышланган чара булды

17 апрельдә Татарстанның Азәрбайҗандагы Даими вәкиллегендә бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе һәм тәрҗемәче Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган чара узды. Чараны «Ак калфак-Баку» татар хатын-кызлары җәмгыяте оештырды.

Анда оешма рәисе Сания Альмяшева шагыйрьнең биографиясе һәм аның авыр язмышы турында сөйләде. Бу турыда Татарстанның Азәрбайҗандагы Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәмгыять активистлары Габдулла Тукайның «Ана догасы», «Милли моңнар», «Иртә», «Кошлар», «Безнең гаилә», «Гали белән кәҗә», «Кошларга» һ.б. шигырьләрен сөйләде.

«Ак калфак» театр түгәрәгенең яшь актерлары «Бала белән күбәләк» һәм «Кызыклы шәкерт» әсәрләрен сәхнәләштергән. Тамилла Аббасова «Су анасы» әкиятен сөйләде.


 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot