news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азәрбайҗанда «Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясы» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

26 апрельдә Татарстанның Азәрбайҗандагы Даими вәкиллегендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан балалар арасында үткәрелгән «Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясы» рәсем бәйгесендә җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста 6-14 яшьлек балалар катнашты. Татарстанның Азәрбайҗандагы Даими вәкиллеге исеменнән бәйгедә җиңүчеләр һәм катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot