news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азәрбайҗанда Тукай иҗатына багышланган балалар рәсемнәре бәйгесе игълан ителде

Татарстанның Азәрбайҗандагы Даими вәкиллеге «Тукай әкиятләренең серле дөньясы» балалар рәсемнәре бәйгесен игълан итте. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган чаралар кысаларында уза.

Конкурс 6-8 яшьлек, 9-12 яшьлек, 13-17 яшьлек балалар арасында үткәрелә. Бу турыда Татарстанның Азәрбайҗандагы Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс эшләре күргәзмәсе, җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү чарасы 26 апрельдә Татарстан вәкиллегендә була. Иң яхшы эшләр авторларына 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot