news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азәрбайҗанда «Татарстан безне берләштерә» онлайн-акциясе уза

Азәрбайҗанда «Татарстан безне берләштерә» онлайн-акциясе уза
Фотоны Эльмира Юсифли тәкъдим итте

Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне алдыннан Бакуның Каюм Насыйри исемендәге мәгариф-мәдәният үзәге «Татарстан безне берләштерә» дип аталган бәйрәм онлайн-акциясен үткәрә. Бу хакта «Татар-информ»га үзәк җитәкчесе Эльмира Юсифли хәбәр итте.

Проект Татарстан белән мәдәният, тел, тарих, гаилә тамырлары, шәхси истәлекләр һәм республикага булган ярату хисе бәйләгән төрле буын һәм милләт кешеләрен берләштерүне максат итеп куя. Акциягә дөньяның теләсә кайсы почмагыннан кушылырга мөмкин. Проектта катнашучылар өч форматның берсен сайлый ала:

  1. «Татарстан минем өчен нәрсә ул?» – катнашучыларга кыска видеоролик төшерергә һәм Татарстанның нинди хисләр, истәлекләр һәм ассоциацияләр уятуы турында сөйләргә, гаилә тарихы белән уртаклашырга, яраткан урыны яки республика белән шәхсән нәрсә бәйләгәне турында сөйләргә тәкъдим ителә.
  2. «Мин Татарстанны яратам, чөнки…» – катнашучылар видеороликта бу гыйбарәне дәвам итә яки фото җибәреп, аны Татарстан турында берничә ихлас сүз белән тасвирлый ала.
  3. «Татарстан – гаилә альбомында» – катнашучыларга Татарстан яки Казан белән бәйле иске яисә заманча гаилә фотосы белән уртаклашырга һәм шушы сурәткә бәйле тарихны сөйләргә тәкъдим ителә.

Видеороликны теләсә кайсы телдә яздырырга мөмкин. Аның озынлыгы бер минуттан артырга тиеш түгел. Катнашучыларның яше һәм татар телен белү дәрәҗәсе мөһим түгел. Иң мөһиме – ихласлык, шәхси тарих һәм сезне Татарстан белән нәрсә бәйләгәне турында сөйләү теләге.

Барлык җибәрелгән материаллар 30 августка билгеләнгән «Татарстан безне берләштерә» бәйрәм онлайн-марафонының бер өлеше булачак. Акция йомгаклары буенча иң кызыклы һәм эчтәлекле эш сайлап алыначак. Аның авторын Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк көтә.

Материаллар 2026 елның 28 августына кадәр alfaco.az@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Исем, фамилия, әтисенең исемен һәм контакт телефонын күрсәтү мәҗбүри, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot