news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗанда Татар мәгарифе көннәрендә Каюм Насыйри исемендәге белем бирү үзәге ачылды

Азәрбайҗанда Татар мәгарифе көннәрендә Каюм Насыйри исемендәге белем бирү үзәге ачылды
Фото: https://mon.tatarstan.ru

Азәрбайҗанда Татарстан делегациясе катнашында Татар мәгарифе көннәре узды. Делегация составына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан федераль университеты, Татарстан Мәгариф үсеше институты галимнәре, Казанның мәгариф оешмалары җитәкчеләре керде. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Татар мәгарифе көннәре кысаларында Татарстанның Азәрбайҗандагы Даими вәкиллеге базасында Каюм Насыйри исемендәге белем бирү-мәдәни үзәге ачылды. Яңа ачылган үзәктә укытучылар, укучылар, студентлар һәм Баку шәһәре татар диаспорасы вәкилләре катнашында мәдәни программа оештырылды.

Очрашуларда мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанда мәгариф системасы белән таныштырды, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов югары белем бирү өлкәсендә Азәрбайҗан Республикасы белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

Шулай ук Татарстанның Азәрбайҗандагы вәкиле Морат Гаделшин белән очрашу булды. Аның сүзләренчә, Азәрбайҗан Республикасында Татар мәгарифе көннәрен үткәрү башкарма хакимият органнары вәкилләре, педагоглар һәм җәмәгатьчелек лидерлары арасында мәгариф, мәдәни һәм милләтара элемтәләрне ныгыту өчен нәтиҗәле мәйданчык булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100