news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗан татары Дияз Әхмәтҗанов: Җирле халык безне ярата, хөрмәт итә

Азәрбайҗан татары Дияз Әхмәтҗанов: Җирле халык безне ярата, хөрмәт итә
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Татар халык хоры гастрольләре кысаларында җирле тормыш турында сөйләде.

«Яшьлек» татар яшьләре үзәге 1997 елдан бирле эшли. Мин – үзәкнең өченче рәисе. Инде 20 ел әлеге оешма белән җитәкчелек итәм. Сүз уңаеннан, булачак хатыным белән монда таныштык. Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт, теләктәшлек белдереп торалар. Без инде 17 ел дәвамында Бакуда Сабантуйлар оештырабыз. Узган ел иң зур Сабантуй булгандыр, анда Рөстәм Нургалиевич та катнашты. Сабантуйда 7,5 меңләп кеше булды. Безнең өчен бу – бик тә әһәмиятле. Җирле халык безне ярата, хөрмәт итә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, 1918 елгы октябрь революциясеннән соң, Азәрбайҗанда татарлар яшәгәнлеге билгеле. «Яхшы тормыш эзләп, Азәрбайҗан ягына барып урнашканнар. Бакуда татар зираты бар. Аңа безнең бабаларыбыз нигез салган. Ул – бар яктан үрнәк булган зират, без аның белән горурланабыз. Яшьләр белән анда өмәләр үткәрәбез. Зиратны әтием карап тора. Узган ел зиратта Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та булган иде», - диде Дияз Әхмәтҗанов.

Ул Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан мәдәният министрлыгына рәхмәт әйтте. «Безне төрле җирләргә еш чакырып торалар», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100