Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азәрбайҗан татарлары Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте

Азәрбайҗан башкаласы Баку шәһәренең «Каспий» халыкара полилингваль мәктәбендә дөньяның төрле илләрендә Нәүрүз бәйрәменә багышланган чара узды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Каюм Насыйри институтының Бакудагы үзәге җитәкчесе һәм методисты Эльмира Юсифли хәбәр итә.
Халыкара мәктәпнең икенче сыйныф укучылары укытучылар белән берлектә Бакуның Каюм Насыйри институты мәгариф-мәдәни үзәге ярдәмендә «Татарстанга рәхим итегез!» дип исемләнгән кичә уздырды. Чара барышында балалар Татарстан Республикасы, аның милли символлары һәм атрибутлары, татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында сөйләделәр.
Алар шулай ук татар милли биюләрен биеде, «Өч кыз» татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Чарада милли киемнәр, музыка кораллары, татар милли ашлары экспонат итеп куелган иде.

Фото: "Татар-информ", Эльмира Юсифли
Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы вәкиллегеннән мәктәпкә рус һәм татар телләрендәге китаплар һәм дәреслекләр бүләк ителде.
Бәйрәмдә шулай ук Каюм Насыйри үзәге җитәкчесе Эльмира Юсифли һәм «Лалә» татар милли музыка ансамбле солистлары катнашты.
Кичәдә катнашучылар «Каспий» халыкара мәктәбе директоры Рената Нәүрүзовага һәм укытучы Алия Хәлиловага бәйрәмне оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз