Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азәрбайҗан Татар яшьләре үзәгенең 26 еллыгы уңаеннан Бакуда «Татар җыры» тамашасы булган
Азәрбайҗанның Баку шәһәрендәге Рус йортында «Татар җыры» концерты булган. Ул Азәрбайҗан Татар яшьләре үзәгенә нигез салынуның 26 еллыгына һәм әлеге оешма белән 20 ел дәвамында Диаз Әхмәтҗанов идарә итүгә багышланган. Бу хакта «АЗЕРТАДЖ» Азәрбайҗан дәүләт мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
«АЗЕРТАДЖ» агентлыгына Россия мәгълүмат-мәдәни үзәгендә хәбәр итүләренчә, чараның хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Республикасының Азәрбайҗандагы даими вәкиле Морад Гаделшин да булган. Бәйрәм кунаклары алдында сәламләү сүзе белән Бакудагы Рус йорты җитәкчесе Ирек Зиннуров чыгыш ясаган. Концерт программасын чит илләрдә Сабантуй бәйрәмнәрен алып баручы Раил Нуриев алып барган.
Концерт программасына традицион татар җырлары, биюләре һәм «Яшьлек» ансамбленең, Валерий Лимберг исемендәге «Уйна, гармун» ансамбленең музыкаль номерлары кергән. Шулай ук Гозәер Гадҗибәйли исемендәге Баку музыка академиясе, Мөслим Магомаев исемендәге Азәрбайҗан дәүләт академия филармониясе чыгыш ясаган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз