Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азәрбайҗан тарихчысы Бакудагы беренче татар актрисалары турында: Аларга янаулар булган
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты уздырган фәнни-гамәли конференциядә Азәрбайҗаннан тарих фәннәре докторы, профессор Севиндж Алиева катнашты. Ул XX-XXI гасырда Азәрбайҗан мәгариф, мәдәният һәм фән системасында татар хатын-кызларының роле дигән темага чыгыш ясады. Театр дөньясына һәм укытучылыкка ул аерым тукталды.
«Азәрбайҗанда театрда хатын-кыз ролен дә ир-атлар башкарган. Беренче актриса татар хатын-кызы була. Ул – Мәрзия Давытова. «Севиль»дип исемләнгән спектакльдә уйнаганда ул башыннан бөркәнчеген сала. Залдагы хатын-кызлар да, илһамланып, бөркәнчекләрен салалар. Ул вакытта актрисаларга авыр булган, аларга янаулар булган, куркытканнар», - дип сөйләде ул.
Белгеч Азәрбайҗанда беренчеләрдән булган башка татар актрисаларының исемнәрен дә атап китте: Фатма Мохтарова, София Басирзаде һәм башкалар.
«Театр дөньясындагы, белемле ир-атлар аңлаган, аларның сәләтен күргән. Татар актрисалары бездә күп. Фильмнарда гына аларны чәчәкләргә күмәләр, ә чынлыкта алай булмаган. Байкотлар булган, протест белдереп, хатын-кыз уйнаган спектакльләргә килмәгәннәр. Театр хатын-кызларны саклаган, чөнки янаулар булган. Бүген театрда хатын-кыз уйнасын һәм залда да утыра алсын өчен алар барысын да җиңеп чыккан», – дип сөйләде ул.
Тарихчы Азәрбайҗан мәктәпләрендәге беренче укытучылар да татар хатын-кызлары булуын сөйләде.
«Рәсми мәгълүмат буенча, хәзерге вакытта Азәрбайҗанда 25 мең тирәсе татар яши. Әлбәттә, алар бүген генә килмәгән, бу берничә гасыр дәвамында булган. Татарларның 97 проценты Бакуда яши. Азәрбайҗанга бик белемле кешеләр, мөгаллимнәр килгән. XIX гасыр азагы – XX гасыр башында Азәрбайҗанда дөньяви мәктәпләр ачыла, беренче укытучылар арасында татар хатын-кызлары була. Уку йортлары белем генә түгел, тәрбия дә биргән. Укучы кызлар өчен татар укытучысы яңа хатын-кыз образы була. Башка дөньяны ача», – дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз