news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗан Сәламәтлек саклау министрлыгы: Таулы Карабахта 192 хәрби һәлак булган

Террорчылыкка каршы чаралар нәтиҗәсендә Таулы Карабахта 192 хәрби хезмәткәр һәлак булган. Бу хакта Азәрбайҗан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар арасында Саклану министрлыгының – 180, Эчке эшләр министрлыгының 12 хезмәткәре бар. Моннан тыш, тагын 511 хәрби яраланган.

Тыныч халык арасында бер кеше һәлак булган, тагын берсе яраланган, дип белдерделәр Азәрбайҗан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Искәртеп узабыз, 19 сентябрьдә Азәрбайҗан Саклану министрлыгы террорчылыкка каршы җирле характердагы чаралар башлануы турында игълан итте. Хәлнең кискенләшүенә дә карамастан, Россиянең тынычлык урнаштыручылары Карабахта үз функциясен үтәвен дәвам итте.

Соңрак Россиянең тынычлык урнаштыру контингенты җитәкчелеге арадашлыгында Таулы Карабах вәкилләре һәм Азәрбайҗан арасында атышны тулысынча туктату турында килешүгә ирешелде, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100