news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев Мәскәүгә килә

Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев эш сәфәре белән Мәскәүгә килә. 22 апрельдә ул Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр үткәрә. Кремль сайтында шул хакта хәбәр урнаштырылган.

Лидерлар Россия һәм Азәрбайҗан арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү, шулай ук төбәк проблематикасы мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Моннан тыш, Байкал-Амур магистрале төзелеше ветераннары белән очрашу да планлаштырылган. Ул вакытта төзелеш эшләренә СССР Министрлар Советы вәкиле, Азәрбайҗанның булачак Президенты Гейдар Алиев кураторлык иткән. Ул – гамәлдәге дәүләт башлыгының әтисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100