Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев Казанга килде
Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев килде. Габдулла Тукай исемендәге Казан Халыкара аэропортында аны Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Азәрбайҗанның БРИКСка керергә нияте турында быелның июлендә билгеле булды.
Аэропортта Илһам Алиевка чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.
- Шанхай хезмәттәшлек оешмасы утырышы вакытында Азәрбайҗан һәм Кытай арасында хезмәттәшлек турында уртак декларация кабул ителде, бу документта Азәрбайҗан Республикасының БРИКСка керү теләге турында язылган иде.
-
БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.
-
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз