news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азәрбайҗан һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы эшмәкәрлекне үстерү турында килеште

Бүген Татарстан һәм Азәрбайҗан сәүдә-сәнәгать палаталары хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Шундый ук документ Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Азәрбайҗан Кече һәм урта бизнесны үстерү агентлыгында да имзаланган. Тантана ике республика бизнесы вәкилләре катнашында бизнес-форум тәмамланганнан соң узды. 

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев «Татар-информ»га белдергәнчә, «безнең республикаларның уртак яклары бик күп»: нефть химиясе, нефть эшкәртү, машина төзелеше, азык-төлек, авыл хуҗалыгы. «Өстәвенә, Каспий һәм Идел аша яхшы логистик юллар бар. Шуңа күрә үзара хезмәттәшлекнең перспективалары яхшы», - дип саный ул.

Моннан тыш, Россиянең «Ай-Пласт» белән Азәрбайҗанның Klinfiks һәм İSE MANAGEMENT компанияләре арасында меморандум имзаланды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot