news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Азан” радиосы “Аллаһының 99 исеме” тапшыруын әзерли

Һәр чыгарылышта Аллаһы Тәгаләнең исеменә Коръәндә шушы исем кергән аятьләр һәм аларның тәфсире тәкъдим ителәчәк.

“Азан” радиосы “Аллаһының 99 исеме” тапшыруын әзерли
dumrt.ru

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Диния нәзарәтенең "Азан” радиосында “Аллаһының 99 исеме” дип аталган яңа тапшырулар циклы яздыру башланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәхифә “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең радиотапшырулар җитәкчесе Алмаз Миргаязов тавышы белән яңгыраячак. Һәрбер чыгарылышта тыңлаучылар игътибарына Аллаһы Тәгаләнең исеменә Коръәндә шушы исем кергән аятьләр һәм аларның тәфсире тәкъдим ителәчәк. Коръән аятьләренең гарәпчәсе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укылышында биреләчәк.

“Без Аллаһы Тәгаләнең һәрбер исеменә багышлап аерым тапшырулар яздыру эшенә керештек. Башта 99 чыгарылыш булыр дип ниятләгән идек, әмма кайбер исемнәрне бер чыгарылышка кертеп эшләргә кирәклегенә төшендек – мәсәлән, Аллаһ Тәгаләнең “Рахмән” һәм “Рахим” исемнәренең аермасын һәм уртаклыкларын ачыклау өчен, әлеге ике исемне бер тапшыруда бирү мөһим”, – дип хәбәр итте радионың иҗат коллективы.

“Хозур ТВ” беренче мөселман телеканалы өлкәннәр һәм балалар өчен гыйбрәтле мультфильмнар өстендә эш алып баруны дәвам итә. Телевидение редакциясендә татар телендә “Йосыф дөньясы”н яздыру бара: мультфильм геройларына телеканал редакторы Алсу Газтдинова, актерлар Рәшид Вәлиуллин һәм Эдуард Никитин тавыш “бүләк итте”.

Хәзерге вакытта “Йосыф дөньясы” мультипликацион фильмының 23 сериясен рус телендә “Хозур ТВ”ның “Ютуб”тагы рәсми каналында карарга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100