news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азамат Мусагалиев «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында чыгыш ясаячак

Азамат Мусагалиев «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында чыгыш ясаячак
Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Телевидение алып баручысы, юморист һәм актер Азамат Мусагалиев агымдагы елның 11 апрелендә узачак 11 нче «Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумының тагын бер спикеры булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азамат Мусагалиев ТНТ телеканалында чыккан «Однажды в России» юмористик шоу катнашучысы, «Камызяк крае җыелмасы» КВН командасы капитаны һәм берничә шоу алып баручысы.

Юмористның татар тамырлары да бар – аның дәү әнисе татар булган.

Чараны оештыручы Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге студентларны һәм яшьләр вәкилләрен (ягъни 35 яшькә кадәрге кешеләрне) форумга чакыра, әмма алдан теркәлергә кирәк. Чара 14.30 да башлана.

Узган ел «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы 12 апрельдә, Космонавтика көнендә узды. Быелгы кунаклар һәм спикерлар турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр Советы сайтында урнаштырылган. Аерым алганда, булачак чарада җырчы Алсу Абрамова (Сафина) һәм фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot