Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азалия Зиннәт "Татар җыры"нда ике "Алтын барс" алды
Моңа кадәр берьюлы ике бүләккә Салават һәм Хәмдүнә Тимергалиева гына лаек булган иде.
(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында бара торган "Татар җыры" XVII Халыкара фестивале җиңүчеләрен бүләкләү дәвам итә.
Унҗиде номинациядә иҗади көч сынашкан җырчыларның дистәгә якынына "Алтын барс" сыны тапшырылды. Мисал өчен, "TMTV" каналының махсус бүләге" номинациясендә "Алтын барс" Мөнир Рахмаевка бирелде. "Иң яхшы клип авторы" номинациясендә җиңүче дип Азалия Зиннәт табылды. Аларны "TMTV" телеканалы тапшырулары баш мөхәррире Лилия Кадыйрова котлады. Сүз уңаеннан, Азалия "Иң зәвыклы җырчы" номинациясендә дә җиңеп чыкты. Бер елны ике "Алтын барс" алучылар исемлегендә Салават һәм Хәмдүнә Тимергалиева гына бар иде, дип билгеләп үтте башкаручылар.
Илдар Хәкимов исә "Татар радиосы" махсус бүләге" номинациясендә җиңде. Хатын-кызлар арасында бу номинациядә "Алтын барс" Хәния Фәрхи-Биктаһировага бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз