news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

AZAL авиакомпаниясе Баку белән Казан арасындагы барлык рейсларны туктатты

Azerbaijan Airlines (AZAL) авиакомпаниясе Баку–Казан–Баку маршруты буенча рейсларны «очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен» билгесез вакытка туктата, дип яза РИА Новости компаниянең матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, авиакомпания мондый карарны Казан өстендәге һава киңлегенең вакыт-вакыт ябылуы белән бәйле рәвештә кабул иткән.

Әлеге юнәлешкә билет алган пассажирлар штрафларсыз акчаларын тулысынча кайтаруны рәсмиләштерә яки юнәлешен үзгәртә ала.

Исегезгә төшерәбез, чәршәмбе көнне Azerbaijan Airlines авиакомпаниясе Бакудан Казанга очарга тиешле авиарейсны гамәлдән чыгарды. Компания матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, карар «Келәм» планы аркасында Казан өстендәге һава киңлегенең ябылуына бәйле рәвештә кабул ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot