news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азад университеты белән Идел буе спорт университеты хезмәттәшлекне киңәйтергә тели

Азад университеты белән Идел буе спорт университеты хезмәттәшлекне киңәйтергә тели
Фото: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты матбугат хезмәте

Иранның Азад Ислам университеты җитәкчелеге Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты белән хезмәттәшлек турында килешү имзалау тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта Иран делегациясенең Татарстан учреждениесенә сәфәре вакытында югары уку йорты проректоры Фарзад Джаханбин хәбәр итте.

Кунаклар арасында Ислам университеты студентлары эшләре буенча генераль директор Мехран Салвати, университетның спорт үзәге җитәкчесе Амир Аббас Лашкари, Иранның Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани һәм консул Хосайни Мансур бар.

Идел буе университеты мөмкинлекләре белән кунакларны фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор Андрей Назаренко таныштырды. Сәфәр барышында делегация уку, мәдәни, тренажер, фәнни, спорт залларын карады. Кунаклар шулай ук Универсиада музеенда булды һәм спорт югары уку йортының цифрлы технологияләре белән танышты.

Физик культура һәм спорт фәнни-тикшеренү институты аеруча кызыксыну уяткан, ул 7 лабораторияне, медицина-торгызу блогын һәм медицина-санитария частен үз эченә алган. Ул спортчыларның тренировкалар һәм торгызу процессының фәнни-методик һәм медик-биологик өлешен, тирәнтен һәм агымдагы медицина тикшерүен, дәвалау-профилактик һәм тернәкләндерү чараларын, спорт командалары өчен аналитик тикшеренүләрне тәэмин итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100