Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азәрбайҗанның халык артисты Полад Бүлбүл оглы мәрхүм Илһам Шакировны якыннан белүен әйткән
Азәрбайҗанның халык артисты «бөтен гомерен милли сәнгатьне пропагандалауга багышлаган» җырчыны якыннан күреп белүен искәртте.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Танылган җырчы, Азәрбайҗанның халык артисты Полад Бүлбүл оглы Илһам Шакировның якыннарының кайгысын уртаклашты. Музыкант Илһам Шакировны татар мәдәниятенең күренекле вәкиле дип атады һәм «бөтен гомерен милли сәнгатьне пропагандалауга багышлаган» җырчыны якыннан күреп белүен искәртте.
«Илһам Гыйльметдин улы татар фольклорын искиткеч яхшы белүдән тыш, күп кенә халыкларның җырларын зур осталык белән башкарды. Аның азәрбайҗан җырларын башкаруы күңелгә аеруча нык кереп калган», дигән ул.
Ул вокаль өлкә белән генә чикләнеп калмады: ул педагог, мәгърифәтче, Татарстан милли музыка тарихын яхшы белүче буларак, вакытлы матбугатта тәнкыйть мәкаләләре бастырды, радио һәм телевидениедә чыгышлар ясады, дип искә ала Полад Бүлбүл оглы.
«Ул үзенең бөтен гомерен мәдәният-сәнгатькә багышлады һәм күпсанлы тыңлаучыларының күңелендә тирән эз калдырды», - дип искәртә Полад Бүлбүл оглы үзенең телеграммасында.
- Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров 16 гыйнварда 84нче яшендә озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды.
- Илһам Шакировны Яңа татар бистәсе зиратына җирләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз