news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗанда татар халык ашлары бәйгесендә төрле милләт кешеләре катнашты

Баку шәһәрендә татар халык ашлары көнендә өй токмачы, кош теле, чәк-чәк, өчпочмак, пәрәмәч, бәлеш, өлеш һ.б. пешергәннәр.

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 28 февраль көнне Азәрбайҗанда татар халык ашлары көнендә татар, рус, лезгин һәм азәрбайҗан милләтендәге кешеләр татар халык ашлары бәйгесендә катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Salam Tatarstan” проекты җитәкчесе Әмин Рамазанов хәбәр итте.

Азәрбайҗанның милли ашлар үзәгенең баш аш-су остасы Тунзаля Мамедова мондый чаралар халыклар дуслыгын ныгытуга хезмәт итүен белдергән.

“Salam Tatarstan” проекты җитәкчесе Әмин Рамазанов ел саен үткәрелә торган бәйрәмнең мөһимлеген белдерде, яшьләрнең дә әлеге чара белән кызыксына башлавын әйтте. Аның фикеренчә, нәкъ менә шундый чаралар татар халкының гореф-гадәтләрен киләчәк буынга тапшырырга, милләтебезне саклап калырга һәм үстерергә ярдәм итә.

Бу көнне өй токмачы, кош теле, чәк-чәк, өчпочмак, пәрәмәч, бәлеш, өлеш һәм татар халкының башка традицион аш-су ризыкларын пешерү осталыгы буенча бәйге узган. Бәйгедә җирле татарлар гына түгел, азәрбайҗан, рус, лезгин халыклары да катнашкан. 

Бәйгедә җиңүчеләр:
Алсу Йосыпова,
Тәдҗибә Бабаева,
Рауза Алиева.

Кичә, үзенчәлекле татар ашлары рецептларын туплаучы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның туган көне уңаеннан, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе һәм “Salam Tatarstan” халыкара үзәге ярдәмендә оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, 28 февраль көнне Россия һәм БДБ илләрендә Татар халык ашлары көне билгеләп үтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100