Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азәрбайҗанда әниләргә багышланган онлайн-конференция оештырганнар
Чара татар һәм рус телләрендә узды.
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Азәрбайҗан Тарихи-мәдәни үзәгендә «Әниемнең җылы кочагы» темасына онлайн-конференция узды.
Конференцияне «Туган тел» Республика татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Гюльджан Мясоутова алып барды. Чара татар һәм рус телләрендә узды. Бу турыда Татарстанның Азәрбайҗандагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Туган тел» активистлары «Әниемнең җылы кочагы», «Әнкәм сүзләре», «Әниемнең йокысы», «Ана догасы» һ.б. шигырьләр укыды.
Туган тел ансамбле солисты Адилә Рәхмушина үзе язган «Сагынам сине, әнкәй» җырын башкарды.
Онлай-конференциягә Казан, Белгород, Бишкәк, Нью-Йорк, Киев һәм Бакудан да кушылдылар.
Конференциядә Татарстанның Азәрбайҗандагы Даими вәкиле Альфред Закиров та катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз