news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азәрбайҗан татарлары Тукайның туган көненә багышланган интернет-бәйге оештыра

Габдулла Тукайның берәр шигырен яки аңарга багышланган шигырьне укып, видеога яздырырга кирәк

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллеге татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына интернет-бәйгедә катнашырга чакыра.

Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Бары тик Габдулла Тукайның берәр шигырен яки аңарга багышланган шигырьне укып, видеога яздырырга кирәк. Шигырьләрне төрле телләрдә укырга ярый. Татарча, русча, азәрбайҗанча да мөмкин.

Әлеге видеоларны 26 апрельгә — Габдулла Тукайның туган көненә кадәр социаль челтәрләрдә «Азәрбайҗан татарлары» төркемендә урнаштырырга кирәк. Бәйгедә җиңүчеләр Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләргә лаек булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot