news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азәрбайҗан татарлары Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итте

Азәрбайҗандагы татар диаспорасы вәкилләре Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары турындагы хатирәләрен сөйләде.

Азәрбайҗан татарлары Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итте
Пресс-служба Общественного объединени

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Азәрбайҗанның татар диаспорасы вәкилләре “Үлемсез полк” йөрешендә һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Чаралар Бакуның Нариманов районындагы паркта Хәрби дан мемориалы янында булды. Бу хакта “Татарстан” Иҗтимагый берләшмәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашучыларны Бакуның Нариманов районы башкарма комитеты вәкилләре, депутатлар һәм ветераннар сәламләде. Соңыннан Һәлак булучылар монументына чәчәкләр салдылар.

“Татарстан” Иҗтимагый берләшмәсе рәисе Абас Миняшев әтисе Адбрахман Миняшевның фронтта катнашкан вакытта күрсәткән батырлыклары турында сөйләде.

“Татарстан” Иҗтимагый берләшмәсе рәисенең урынбасары Эмин Рамазанов татарларның, азәрбайҗаннарның һәм элекке СССРдагы башка халыкларның бердәмлеге һәм дуслыгы аркасында, җиңүгә ирешү һәм киләчәк буынга аяз күк йөзе бүләк итү мөмкинлеге булды, диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot