Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азәрбайҗан татарлары балалар өчен татар китапларын китерүне сорады
Милләттәшләр татарча энциклопедия һәм әкиятләрне алырга теләк белдерде.
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Азәрбайҗанда яшәүче милләттәшләребез татар китапларыннан хәзерге заман авторлары язган балалар өчен әкият җыентыкларын китерүне үтенде.
«Безгә татарча сувенир, әкият, энциклопедияләр кызык булыр иде. Балалар өчен хәзерге заман авторларының әкиятләре, бигрәк тә Флера Тарханованың балалар әкиятләрен бик теләп алыр идек», — диде татар җәмәгатьчелеге Бакудагы Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге базасы уздырган онлайн очрашуда.
Милләттәшләребез Татарстан китап нәшрияты китапларын Азәрбайҗанга китертүгә өмет итә. «Казаннан Бакуга китап ташу — чыгым таләп итә торган эш икәнен аңлыйбыз», — диде алар.
«Бездә елына 500-700 төрле китап чыга, шуларның йөздән күбрәге — балалар өчен. Тәкъдимегезне кабул иттек», — дип җавап бирде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.
Очрашуда Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы Тулы вәкаләтле Вәкиллеге вәкиле Эльмира Юсифли, «Туган тел» татар мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Гөлҗан Мясоутова, «Татарстан» иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Әбес Миняшев, Азәрбайҗан Язучылар берлеге әгъзасы Александр Хәкимов һ.б. кунаклар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз