news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗан таксистлары Элвин Грей җырларын тыңлый башлаган

Блогер Əлфия Бəдретдинова Бакуга баргач, Элвин Грей җырлары яңгырап торган таксины видеога төшереп алган.

Азәрбайҗан таксистлары Элвин Грей җырларын тыңлый башлаган
Солтан Исхаков, Әлфия Бәдретдинова

(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). Баку шəһəрендә таксистлар татар һәм башкорт эстрадасы йолдызы Элвин Грейның җырларын яратып тыңлый башлаган. Бу хакта "Татар-информ" хəбəрчесенə блогер Əлфия Бəдретдинова хəбəр итте.

"Бүген Бакуда бу хəлнең шаһиты үзем булдым. Мин Бакуда кунакта идем, иртə белəн аэропортка барырга такси чакырттым. Таксига утырдым һəм Элвин Грейның "Черноглазая" җыры яңгыраганын ишеттем. Тизрəк видеога төшереп алдым", - дип сөйлəде блогер.

"Азəрбайҗан таксистлары да Элвин Греның җырларын тыңлый икəн", - диде Əлфия Бəдретдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100