Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Азәрбайҗан келәме” бренды булдырылачак
Азәрбайҗанның келәм туку сәнгате ЮНЕСКО дөнья мирасы исемлегенә кертелгән һәм әлеге эш дәүләт ярдәмендә башкарыла.
(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Президент Илһам Алиев Азәрбайҗанда келәм туку сәнгатен саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасын раслаган. 2018-2022 елларга төзелгән план нигезендә Икътисад министрлыгы һәм “Aзерхалча” җәмгыяте “Аzerbaijan carpet” бренды булдыруны һәм үстерүне тәэмин итәргә тиеш, дип хәбәр итә “Анадолу” агентлыгы.
Әлеге программа буенча, өч ел эчендә келәм туку предприятиеләрендә эшләүчеләр саны биш меңгә, келәм туку остаханәләре саны утызга кадәр җитәргә тиеш.
Азәрбайҗанның келәм туку сәнгате ЮНЕСКО дөнья мирасы исемлегенә кертелгән һәм әлеге эш дәүләт ярдәмендә башкарыла. Бүгенге көндә келәмнәр коллекциясе булган дөнья музейларының барысында да Азәрбайҗан келәмнәре саклана.
“Анадолу” агентлыгы белән әңгәмәдә “Aзерхалча” җәмгыяте директоры Видади Мурадов төрки халыклар гасырлар дәвамында келәм туку белән шөгыльләнгән, һәр яңа районда келәм тукуның яңа мәктәбе булдырылган, дип сөйләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз