news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗан галиме сатираны аерым төр әдәбиятка кертүне тәкъдим итә

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Казанда XX–XXI гасырларда милли әдәбиятларга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрде.

Азәрбайҗан галиме сатираны аерым төр әдәбиятка кертүне тәкъдим итә
Михаил Захаров

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясе вице-президенты Габбибейли Иса Акпер оглы сатираны аерым төр әдәбият буларак билгеләүне тәкъдим итте. Яңа гипотезаны галим бүген Казанда узган халыкара фәнни-гамәли конференциядә җиткерде.

«Бүгенге көндә әдәбиятта һәркемгә таныш проза, поэзия һәм драма төрләре бар. Иса Акпер оглы сатираны дүртенче төр булып керсен ди. Ул чыгышын тулаем шул мәсьәләгә багышлады. Аның фикеренчә, сатираны аерым төргә бүлү өчен бөтен таләпләр бар. Мәзәкне, юморны, пародияне сатираның жанрлары дип тикшереп карарга мөмкин ди галим. Ул, әлбәттә, гипотеза рәвешендә белдерде. Бу уйланырлык фикер», — дип аңлатты галимнең чыгышын татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан Фәннәр академиясендә «XX–XXI гасырларда милли әдәбиятларның жанр-стиль үсеше» дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрде. Конференциянең үзәгендә куелган мәсьәлә булып әдәби әсәрне жанр-стиль яссылыгында өйрәнү иде. Россия төбәкләреннән, Азәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан илледән артык галимнең чыгышы кабул ителде.

Әлфәт Закирҗанов фән белән шөгыльләнүчеләр өчен үзара аралашу кирәк дип саный. «Кайбер мәсьәләләрдә төртелеп калган вакытлар була, яисә фикереңнең ни дәрәҗәдә дәлилле булуын беләсе килә. Халыкара конференцияләр фәнни эшеңә ачыклык кертергә ярдәм итә һәм коллегалар белән аралашу безне үзара якынайта», — диде ул.

Конференциянең нәтиҗәсе буларак җыентык чыга. Һәр катнашучы әсбапны алып уку теләген белдерде. Татар әдәбияты белгече фикеренчә, фәнни җыентык студентларга белем биргәндә кулланылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100