news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗан әдибе кырыклап татар шагыйренең шигырләрен тәрҗемә иткән

Акбар Гошалы быел Казанда Разил Вәлиевның азәрбайҗан теленә тәрҗемә ясалган әсәрләренең китабына презентация ясаячак.

Азәрбайҗан әдибе кырыклап татар шагыйренең шигырләрен тәрҗемә иткән
Султан Исхаков

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Азәрбайҗан шагыйре, Бөтендөнья яшь төрки язучылар берлегенең киңәш рәисе Акбар Гошалы 40лап татар шагыйренең шигырләрен тәрҗемә иткән. Бу хакта ул “Татар-информ”га хәбәр итте.

“Азәрбайҗанда төрки әдәбият арасында татар әдәбияте үзәк урын алып тора. 2016 елда Г. Тукай юбилее уңаеннан 23 яшь татар шагыйрләренең онтологиясен чыгардык. Күптән түгел 15 татар шагыйре әсәрләренең тәрҗемәсе белән китап дөнья күрде. Монда Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ һәм Төркиядә яшәүче татар шагыйрәсе Чулпан Зәрифнең татар шигъриятенең үзенчәлекләре турында язылган докладлары да чыкты”, - диде ул.

Акбар Гошалы - Азәрбайҗан Ататюрк үзәгенең иҗтимагый-сәяси бүлеге җитәкчесе. Бөтендөнья яшь төрки язучылар берлегенең киңәш рәисе. Хокүмәт карамагында булмаган оешмалар милли форумы идарәсе әгъзасы.

Акбар Гошалы быел Казанда Разил Вәлиевның әсәрләреннән тупланган китапка презентация булачагын әйтте. “Шигырьләр параллель рәвештә татар, азәрбайҗан һәм төрек телендә басылачак. Озакламый Рөстәм Галиуллинның тәрҗемә повестьлары китабы чыгачак. Фәнил Гыйләҗев, Чулпан Зәриф китапларын чыгаруны күз уңында тотабыз. Татар шагыйрьләренә һәм язучыларына бик җитди карыйбыз”, - диде ул.

Укучыны язучы белән якынрак таныштырыр өчен, китап чыгару гына җитми, ди Акбар Гошалы. “Китап чыгару белән генә чикләнергә ярамый. Совет чорында язучы белән укучы тыгыз бәйләнештә тора иде. Хәзер дә үрнәк булырдай шагыйрьләрне таныту өчен, укучылары белән очрашулар оештырсак, яхшы булыр иде”, - дип саный тәрҗемәче.

Ул китап тиражларының аз булуын да телгә алды: “Бездә Роберт Миңнуллинның тәрҗемә ителгән әсәрләр китабы, тиражы аз булу сәбәпле, Баку һәм тирә як шәһәрләрдә генә таратылды”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100