news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбайҗан башкаласында Нәүрүз бәйрәме узачак

2010 елның 24 февралендә БМО Генераль ассамблеясы, 21 мартны Халыкара Нәүрүз көне дип танып, резолюцияне бертавыштан кабул итте.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Баку мәгълүмати туристик үзәге Бакуда Нәүрүз бәйрәмен үткәрү буенча яңа проект әзерли. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы үзәкнең Trend директоры Руфат Багировка сылтама белән хәбәр итә.

Нәүрүз бәйрәмен Азәрбайҗан башкаласы – Бакуда үткәрәчәкләр. Аның сүзләренчә, хәзер яңа проектлар әзерләү юнәлешендә эш бара. «Аларның берсе Нәүрүз карнавалын үткәрү белән бәйле. Милли персонажлар Бакуның үзәк урамнарындагы карнавалда катнашыр дип көтелә. Бу – гадәти булмаган проект. Бәйрәмдә катнашачак туристларның Бакуга яңадан килү теләге тусын иде», - диде Багиров.

  • 2009 елның 30 сентябрендә Нәүрүз бәйрәме ЮНЕСКОның Кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы репрезентатив исемлегенә кертелде. 2010 елның 24 февралендә БМО Генераль ассамблеясы, 21 мартны Халыкара Нәүрүз көне дип танып, резолюцияне бертавыштан кабул итте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100