news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азәрбәйҗанда татарларның "Ак калфак" оешмасы Әниләр көне оештырды

Бәйрәмдә татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыганнар, җырлар җырлаганнар, татар милли биюләрен биегәннәр.

Азәрбәйҗанда татарларның "Ак калфак" оешмасы Әниләр көне оештырды
az.tatarstan.ru

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). 11 мартта Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә халыкара хатын-кызлар көне 8 мартка багышланган Әниләр көне булды. Бу турыда Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәмне татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы оештырды. Оешманы Сания Әлмәшева җитәкли.

Әниләр көнендә хатын-кызларга, әниләргә һәм әбиләргә багышлап, татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, "Парлы бию", "Шәлләр белән бию” милли биюләрен башкардылар, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot