Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азәрбәйҗан әдәбият һәм фән әһелләре Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклаша
28 март көнне җәмәгатьчелек халык шагыйрен соңгы юлга озатты.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Азәрбәйҗан әдәбият һәм фән әһелләре Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның вафаты уңаеннан гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Кайгы уртаклашу хатлары шагыйрьнең хатыны Клара Миңнуллина һәм энесе Ким Миңнуллиннарга адресланган.
«Талантлы шагыйрь, ялкынлы гражданин, яхшы дус һәм иптәш Роберт Миңнуллин арабыздан китеп барды. Ул үз халкы тарихында тирән эз калдырды. Гомумтөрки дөньяның кабатланмас сүз остасы булып миллионнарның күңелендә яшәр», дип яза Баку дәүләт университетының тюркология кафедарасы мөдире, философия фәннәре докторы, профессор Рәмис Әскәр.
Ул Роберт Миңнуллинның бер китабын тәрҗемә итүе, аның турында мәкаләләр язганын искә алган.
«Роберт Миңнуллинны югалту хәбәрен ишетү бик авыр. Роберт зур шагыйрь иде, татар халкының лаеклы улы иде. Ул азәрбәйҗан халкының да яртакан шагыйренә әверелгән иде. Халкыбыз аны хәтерендә саклаячак. Без аны онытмабыз», — дип яза Азәрбәйҗанның халык шагыйре Сабир Рөстәмханлы.
Сабир Рөстәмханлы — Роберт Миңнуллинның яшьлек дусты. Сабир Рөстәмханлы белән Рәмис Әскәр Казанга килеп Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилей кичәсендә катнашканнар иде.
28 март көнне җәмәгатьчелек халык шагыйрен соңгы юлга озатты. Роберт Миңнуллин Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз