news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аз керемлеләргә электр хисаплау приборлары куйдырткан өчен 575 сумгача субсидия каралган

Субсидиянең андый төре быел 1 марттан соң счетчик куйдырткан гаиләләргә биреләчәк

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда киләсе елга да торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү буенча халыкка социаль ярдәм чаралары комплексы каралган. Быел 16 ноябрьдә ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән 788 нче күрсәтмәдә әйтелгәнчә, татарстанлылар өчен тагын бер өстәмә субсидия түләү планлаштырылган.

 Аерым алганда, халыкта электр хисаплау приборлары, ягъни счетчиклар куйдыртуга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, биредә аз керемле гаиләләргә шундый приборлар куйдырту хезмәтләре өчен бер тапкыр түләнелә торган субсидия бирү турында сүз бара. Субсидиянең андый төре быел 1 марттан соң счетчик куйдырткан гаиләләргә бирелә һәм куйдыртуга Килешү һәм счетчик алганга квитанция-чек булуы, хуҗаның шунда пропискада торуы шарт. Әмма ул гаиләнең кереме республикада җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан, 4151 сумнан, артык булмаганнарга гына кагыла. Субсидия исә счетчикның фактик бәясе һәм аны куйдырткан өчен түләгән сумманың 50 проценты күләмендә түләнелә, ләкин бәясе чираттагы елга билгеләнгән максималь 1150 сумның яртысыннан – 575 сумнан артык була алмый, дип белдерде бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгында журналистлар белән очрашуга килгән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

 Аз керемлелек өчен 2010 елга барлыгы 1,4 млр. сум акча каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100