news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аз керемле күпбалалы гаиләләрнең коммуналь хезмәткә бурычын бетерергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов җан башы өчен уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган күпбалалы гаиләләр өчен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре буенча бурычларны исәптән чыгару мөмкинлеген карау тәкъдимен Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга юллаган. Бу хакта РИА Новости яза.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, торак-коммуналь хезмәтләр буенча әҗәтләрне, шул исәптән төп бурычны да һәм җыелган пениларны да бердәм рәвештә исәптән чыгару механизмы кертергә кирәк. Әлеге чара 2025 елның 8 июленә булган вазгыятькә кагылырга тиеш дип күзаллана.

Сергей Миронов аңлатканча, мондый «коммуналь амнистия» социаль киеренкелекне киметергә һәм социаль яктан якланмаган гражданнарга финанс йөкләнешен җиңеләйтергә мөмкин. Ул Росстат мәгълүматларын да телгә алган, 2024 ел йомгаклары буенча, һәр бишенче күпбалалы гаилә яшәү минимумы чигендә яшәгән. Шулай ук вакытта, аның бәяләмәләре буенча, статистика проблеманың реаль масштабларын күрсәтеп бетермәскә дә мөмкин – мондый гаиләләр күбрәк тә була ала.

Шулай ук, Миронов белдергәнчә, Россия халкының торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен гомуми бурычлары 800 миллиард сумнан артып киткән. Аның сүзләренчә, өч миллионнан артык кешенең капиталь ремонт, җылылык, су белән тәэмин итү һәм башка хезмәтләр өчен түләү көченнән килми – алар арасында күпбалалы әти-әниләр дә шактый.

Шул ук вакытта, гражданнарның күпчелеге мөмкинлеге булган очракта коммуналь хисапларны вакытында түләргә әзер. Шул сәбәпле парламентарий балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен хөкүмәтне ашыгыч чаралар күрергә өндәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot