Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Аз керемле кешеләрне физик затлар кеременә салымнан азат итү мөмкинлеген карыйлар
Әлеге идеяне гамәлгә ашырган очракта, төбәк бюджетлары 1 триллионнан 1,5 триллион сумга кадәр табыш югалтырга мөмкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәтендә илдә гомер итүче аз керемле кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен физик затлар кеременә салымнан (НДФЛ) яшәү минимумы күләмендә салым чигерүе кертү хакында фикер алышалар. Бу хакта «Ведомости» газетасы өч федераль түрә һәм финанс-икътисад блогындагы элеккеге түрәгә сылтама белән хәбәр итә.
Алар белдергәнчә, «киңәшмәне Президент Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно үткәргән. Хөкүмәттә дә консультацияләр уздырылган».
Физик затлар кеременә салымны табышлары аена 10 мең сумнан артмаган аз керемле гражданнар өчен тулысынча гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр. Моннан тыш, 1,5 яшәү минимумы күләмендә салым чигерүе кертү хакында да фикер алышалар.
Шул ук вакытта, югалтуларның бер өлешен компенсацияләү өчен физик затлар кеременә салым ставкасын хәзерге 13 проценттан 16 процентка кадәр арттырырга мөмкиннәр. Әлеге идеяне гамәлгә ашырган очракта, төбәк бюджетларының 1 триллионнан 1,5 триллион сумга кадәр керемен югалту ихтималы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз