Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аз керемле гаиләләргә Яңа елга бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертергә тәкъдим итәләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Яңа ел алдыннан аз керемле гаиләләр өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү кертү тәкъдиме белән Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов чыгыш ясады. Бу мөрәҗәгатьне ул вице-премьер Татьяна Голиковага юллаган, дип яза РИА Новости.
Бу инициатива өчен хәтта исем дә уйлап тапканнар - «Яңа ел гаилә бюджеты».
«Яңа ел - ул гаилә бәйрәме, әмма күпләр өчен ул финанс кыенлыклары булган чорга әверелә бара. Бәяләр арту шартларында хәтта бәйрәмгә әзерлек тә түбән керемле гаиләләр, ялгыз ата-аналар һәм пенсионерлар өчен сынау булып тора», - дип билгеләп үтте парламентарий.
Вице-спикер сүзләренчә, ел ахырында федераль бюджетка файдаланылмаган акчаларның шактый күләме кайтарыла, аларны нәкъ менә бер тапкыр түләүгә тотарга мөмкин.
Чернышов искәрткәнчә, Россиядә мондый механизм 2020-2022 елларда кулланылган, ул вакытта әлеге акча хисабына COVID-19 пандемиясе чорында сәламәтлек саклау системасына ярдәм ителгән.
«Өстәмә түләү гражданнарга бәйрәм өстәле әзерләү, шулай ук балаларга бүләк тә бирү мөмкинлеге бирәчәк», - дип өстәде депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз